Городская библиотека - филиал № 12

«Хәмер – сәламәтлек дошманы»

13 мартта 12 нче санлы татар китапханәсе югары сыйныф укучылары өчен «Хәмер – сәламәтлек дошманы» дигән темага түгәрәк өстәл уздырды. Укучыларга исерткеч эчемлекләргә бәйлелек башлануның беренче билгеләре, алкогольнең кеше организмына зыяны һәм аны кулланудан ничек котылырга кирәклеге турында бәян ителде. Кичә ахырында укучылар, китапханәче биргән сорауларга җавап биреп, үз фикерләре белән уртаклашты.