Городская библиотека - филиал № 12

Тел – милләтнең сакчысы (12+)

30 гыйнвар көнне 12 нче татар китапханәсендә язучы-прозаик, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Рафис Сәлимҗановның «Великий язык тюрков» китабын тәкъдир итү кичәсе үтте. 

Чарага  язучы иҗатына, гомумән, татар теленә һәм әдәбиятына битараф булмаган китап укучылар, язучы Марс Яһудин, шагыйрә Сирень Якупова, ветеран-укытучы Зәбир Хәлимов, шәһәр советы депутаты Рузил Мингалимов, журналист Дамир  Шәйхетдин, жырчы-композитор Флера Талипова, «Тюркские корни этрусского и итальянского языков»  китабы авторы Нәсим Сәхапов, шулай ук Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия укучылары килгән иде. 2 нче гимназиянең татар теле укытучысы Энҗе Әзгам кызы Нурисламова үз чыгышында язучының иҗатына югары бәя бирде. Шулай ук чарада катнашкан китап сөючеләр дә әлеге  китап турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Автор үзе китапны сатирик повесть-эссе дип бәяли. Ул тарих, тел, фән, фәлсәфә тармакларын үз эченә алган. Әсәр бүгенге көндә матбугат, интернет битләрендә, социаль челтәрләрдә бик күп бәхәсләр кузгаткан актуаль темага – телебезне саклау һәм аны яклау мәсьәләсенә багышланган.