Городская библиотека - филиал № 12

Яхшылык эшәргә ашыгыйк

Ел саен илебездә декабрь башында инвалидлар Декадасы үткәрелә. Сәламәтлекләре чикле кешеләргә карата изге күңелле, рәхим-шәфкатьле булу бүгенге катлаулы чорыбызда бик тә кирәкле кешелеклелек, мәрхәмәтлелек билгесе булып тора. Шуны истә тотып, 8нче декабрьдә 12нче санлы татар китапханәсе хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә Мөхәммәтҗановлар гаиләсендә булды. Данияр гаиләдә абыйсы Инсаф белән  әти – әнисе тәрбиясендә үсә. Кешеләр белән аралашырга, кызыклы әкият китаплары карарга һәм пластилиннан әвәләп фигуралар ясарга ярата. Ул укучыларны шатланып каршы алды. Укучылар Даниярга шигырьләр сөйләделәр, яхшылык һәм игелеклелек турында мәкаль – әйтемнәрне искә төшерделәр. Очрашу ахырында Даниярга  китаплар һәм укучыларның  үз куллары белән ясалган бүләкләр тапшырылды. Укучылар бу очрашудан тормыштан ямь табып, сәламәтлекнең кадерен белеп, тирә – юнебездәге мохтаҗ кешеләргә ярдәм  итеп яшәргә кирәклекне аңлап таралыштылар.