Городская библиотека - филиал № 12

Аталар сүзе - акылның үзе

18нче февральдә 12нче санлы татар китапханәсендә 46нчы, 60нчы мәктәпләр, 54нче гимназия укучылары өчен "Фикер" клубы эшчәнлеге кысаларында Ватанны саклачылар көне уңаеннан "Аталар сүзе - акылның үзе" дип исемләнгән кичә уздырылды. Кичәгә кунак итеп язучы, Россия Язучылар берлеге һәм Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы, уннан артык китап авторы Марс Яһүдин, озак еллар СПИДка каршы профилактика үзәгенең баш табибы булып эшләгән Галимҗан Зарипов, актив җәмәгать эшлеклесе, хезмәт ветераны Фаикъ Таҗи чакырылган иде. Очрашуда бүгенге көндә иң актуаль булган проблемалар - яшь буынны дөрес, сәламәт итеп тәрбияләү, ир-егетләребезнең Ватаныбыз каршындагы бурычы, әтиләрнең гаиләдәге роле һ.б.ш. - кузгатылды. Кунаклар үзләренең тормыш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар,һәрвакыт көчле холыклы, батыр, кыю, чын ир-егет булып калырга кирәклеген ассызыкладылар, кичә ахырында балаларның сорауларына җавап бирделәр.