«Конституция – халкым горурлыгы» хокук сәгате (6+)
12 нче санлы китапханә хезмәткәрләре Татарстан республикасының Конституциясе көненә багышланган «Татарстан Конституциясе – халкым горурлыгы» дип аталган хокук сәгате уздырды.
Чарада законнарның әһәмияте һәм Конституцияне үтәүнең мөһимлеге турында сөйләнде. Балалар Татарстан Республикасы Конституциясенең барлыкка килү тарихын белделәр, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары турындагы видеороликларны карадылар, алынган мәгълүматны беркетү өчен викторинада катнаштылар.