Городская библиотека - филиал № 12

Китапханә каршында җәйге мәйданчык (0+)

17 август көнне 12 нче санлы татар китапханәсе китапханә укучылары өчен саф һавада «Китаплы җәй» дигән китап күргәзмәсе оештырды.

Вакытлы матбугат басмалары һәм китап күргәзмәсенең максаты – китапханәне популярлаштыру һәм шәһәрдәшләрне китап һәм китап укуга тарту, шулай ук китапханәгә яңа укучыларны җәлеп итү. Күргәзмәдә өлкәннәр һәм балалар өчен журналлар һәм китаплар: «Сөембикә», «Казан утлары», «Идел», «Гаилә учагы», «Все для женщины», «Здоровье» журналларының яңа саннары, ә иң нәниләр өчен – әкиятләр һәм танылган язучыларның шигырьләре, «Веселые картинки», «Мурзилка», «АБВГД», «Тошка» журналлары тәкъдим ителде.