Городская библиотека - филиал № 12

Көчле рухлы кешеләр

15нче декабрь  көнне 12нче санлы татар китапханәсе педагогия көллияте студентларына «Көчле рухлы кешеләр» исеме астында китап һәм мәкаләләргә күзәтү уздырды. Бу чара физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ункөнлеге кысаларында узды. Чарада инвалид язучылар Ф.Яруллин, Г.Сәгыйров, К.Шафикова, шулай ук безнең шәһәребездә яшәп иҗат иткән рәссам М.Исмәгыйловның тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү ясалды. Алар барысы да авырлыкларны иҗат батырлыгы белән җиңеп, көчле рухлы булып калган шәхесләр.