Городская библиотека - филиал № 12

“Ялкын” журналы хезмәткәрләре белән очрашу

12нче ноябрь көнне  12нче санлы татар китапханәсе белән берлектә  29нчы гимназиядә “Ялкын” журналы хезмәткәрләре белән очрашу үтте. Очрашуда  баш мөхәррир Йолдыз Миңнуллина “Ялкын” журналы тарихын сөйләде, шигырьләр укыды, журнал битләрендә узачак әдәби конкурс белән таныштырды. Җаваплы сәркәтип Луиза Шарова журналның “Ачыш”, “Шәхес”, “Тәҗрибә”, ”Иҗат” рубрикалары белән таныштырды, рубрикалар буенча сораулар бирде, җиңүчеләргә бүләккә журналлар тапшырды. Кунакларның чыгышы журналның 92 еллык тарихын чагылдырган электрон презентация белән үрелеп барды. Укучылар Йолдыз Миңнуллинаның шигырьләрен укыдылар. Әлеге очрашу күңелләрдә җылы истәлек калдырды. Без ышанабыз, “Ялкын” журналы  киләчәктә дә милли  - рухи  тәрбия бирүдә, яшь буынга замана белән бергә атларга ярдәм итүдә әйдәп баручы булыр.