«Юлбарыс галиҗәнапләре»: мастер-класс (6+)
24 декабрь көнне 10 нчы санлы китапханәдә «У кота Ученого» клубы әгъзалары өчен киләсе елның символы - юлбарыс рәсеме белән открытка әзерләү буенча мастер-класс үтте.
Катнашучыларга Яңа ел бәйрәм открыткасы ясарга тәкъдим ителде. Аны әзерләү өчен балалар төсле кәгазьләр, җепләр, фломастерлар, бизәү элементлары кулланды. Гади генә итеп ясалса да, Яңа ел открыткасы бәйрәмгә бик яхшы бүләк булачак, чөнки иң кадерле бүләк - үз кулларың белән ясалганы.
Шулай ук чарада балалар «Тигренок на подсолнухе» дигән тематик мультфильм карады. Һәм, әлбәттә, эшне тәмамлагач, истәлеккә фотога төштеләр.