Безне китап берләштерде (6+)
Бу көнне 10 нчы санлы китапханәнең иң яшь кунаклары башлангыч сыйныф укучылары булды, алар «Табышмаклар сандыгы» әдәби викторинасында катнаша, ә урта мәктәп яшендәге балалар төрле уеннар, бәйгеләр һәм викториналардан торган «Әдәби ералаш»ка чакырылды. Балалар командаларга бүленде һәм «Китап галәме» киңлекләрен яуларга кузгалды. Алар «Тукта, мизгел...» бәйгесендә иллюстрацияләр буенча әдәби әсәрләрне таныды, «Шигъри викторина»да шигырь юлларын дәвам итте, әсәрләрнең авторын белде, «Әкияти филворд»ны чиште һәм башкалар. Шулай ук укучылар «Журналлар иле» күргәзмәсендә тәкъдим ителгән журналлар белән танышты.