Городская детская библиотека - филиал № 10

«Тыюлык сукмакларыннан» исемле виртуаль экологик экспедиция (6+)

10 сентябрь көнне 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучылары өчен «Тыюлык сукмакларыннан» исемле виртуаль экологик экспедиция оештырды.

Экспедициянең юлы илебез һәм туган ягыбызның гаҗәеп матур табигать почмаклары буйлап узды. Яшь китап сөючеләр Байкал күле турында легендаларны тыңлады, ни өчен Байкал суының үтәкүренмәле һәм чиста булуы хакында белде. «Кивач» тыюлыгында балалар Төньяк Карелиянең кабатланмас матурлыгы һәм андагы искитмәле табигать әсәре – Кивач шарлавыгы белән очрашты. Камчатканың күренекле табигате – Кроноцкое тыюлыгы, гейзерлар үзәне, Кропоткин бозлавыклары да балаларда соклану уятты. Экспедициянең тагын бер пункты Командор утраулары булды.

Сәяхәт барышында экспедиция безнең якларга да килеп җитте – укучылар Идел-Чулман тыюлыгы һәм «Түбән Кама» Милли паркында булды. Балалар туган як табигатенең бөтен матурлыгын һәм күптөрлелеген күрде, аның кеше алдында көчсезлеге турында белде. Чара азагында яшь сәяхәтчеләр табигатебезне сакларга дигән үгет-нәсыйхәт алды.