Городская детская библиотека - филиал № 10

«Мыр-мыр бенефис» танып белү программасы

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

1 мартта Россиядә песиләр көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм уңаеннан китапханә чара әзерләде. Анда катнашучылар яраткан йорт хайваннары тормышыннан бик күп кызыклы фактларны, борынгы заманда Русия һәм башка илләрдә аларга карата нинди мөнәсәбәт булуы, аларның гадәтләре, токымнары һәм тормыш рәвеше турында беләчәк.  

Программаның икенче өлешендә балалар «Котовасия» әдәби викторинасы сорауларына җавап бирәчәк; «Йомшаккайлар» бәйгесендә күңелле табышмаклар чишәчәк; мәчеләр белән бәйле мәкаль, әйтем һәм сынамышларны искә төшерәчәк. 

Чара азагында Гав кушаматлы батыр йөрәкле песи баласы турында мультфильм караячаклар.