Городская детская библиотека - филиал № 10

«Аларның йөрәкләрендә олылар кыюлыгы иде» батырлык сәгате

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Сугыш – кеше тормышында иң фаҗигале вакыйга. Бөек Ватан сугышы аеруча фаҗигале була. Укылып бетмәгән китапларын һәм мәктәп дәреслекләрен читкә куеп торып, балалар кулларына мылтыклар һәм гранаталар ала, полк улларына һәм партизан разведчикларына әйләнә, армый-талмый заводларда һәм колхоз кырларында эшли. Кайчакта алар көчле ир-атлар көче җитмәслекне дә башкара. Алар чын-чынлап батырлык кыла.  

Чарага килгән балалар герой пионерлар – Володя Дубинин һәм Зина Портнова турында беләчәк. Сөйләгәндә А. Солодовның «Девочка с косичками» һәм Л. Кассиль һәм М. Поляновскийның «Улица младшего сына» китаплары нигез итеп алыначак. Чыгыш электрон презентация белән үрелеп барачак.