Табигатьне яратабыз
Искәртү урнаштыру: / Скачать бу календаре
11 гыйнвар көнне 10 нчы санлы китапханә Тыюлыклар һәм милли парклар көнен бәйрәм итүгә багышланган чарага чакыра.
Россиянең уникаль табигате елның теләсә кайсы вакытында күркәм. Таулар, диңгез, шарлавыклары туристларны эссе җәйләрдә генә түгел, ә җылы кышларда да җәлеп итә. Россиянең тыюлык урыннары буйлап танып белү-күңел ачу медиасәяхәт кылырга һәм мавыктыргыч табигать дөньясына кереп чумарга, күптөрле хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы, тыюлыкта яшәүчеләрнең үз-үзләрен тотышлары, гадәтләре белән танышырга тәкъдим итәбез.
Чарада катнашучыларга Россия һәм Татарстанның тыюлыклары, милли парклары турында фото-видеоматериаллар күрсәтеләчәк.Очрашу күңелле эко-викторина белән тәмамланачак.