Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Китапханә турында

Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе 1956 елның октябрендә ачылган. Ул чакта фондта 2125 китап була. Китапханә 1963 елның 1 январеннән Юрий Гагарин исемен йөртә.

Балалар китапханәсенең бүлекләре үткән вакыт эчендә  төрле үзгәрешләр кичерә һәм камилләшә бара. Бүгенге көндә  китап укучыларга абонементта, уку залында, иҗат һәм ял итү бүлмәсендә, туган якны өйрәнү бүлегендә (1998 елдан), электрон мәгълүмат бүлегендә ( 2010 елдан) хезмәт күрсәтелә. Балалар китапханәсе интернетка тоташкан компьютерлар һәм оргтехника белән тәэмин ителгән.

Китапханә фондында 55 меңнән артык китап һәм башка документлар саклана. Елына китапханә 7 меңнән артык балага хезмәт күрсәтә, аларга 140 меңнән артык китап бирелә. Балалар өчен әдәби, патриотик, экологик, хокукый клублар, курчак театры оештырылган. Балаларның җәйге ялын оештыруга зур игътибар бирелә.

Шәһәрнең балалар бакчалары, мәктәпләре белән яхшы мөнәсәбәтләр урнаштырылган, аларга  тәрбия һәм укыту эшендә ярдәм күрсәтелә. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән “Надежда” максатлы программасы буенча Балар йортында һәм коррекцион мәктәптә үзенчәлекле эш алып барыла.

Балалар китапханәсе төрле конкурсларда актив катнашып, беренче урыннарга лаек була. Сәләтле балаларның осталыгын арттыруга зур өлеш кертә.

Үзәк балалар китапханәсе шәһәр һәм райондагы башка китапханәләргә  балалар белән эшләүдә методик ярдәм дә күрсәтә.