Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

"Ленинградның яңа тормышы хакына "

25 гыйнвар көнне Ю. Гагарин  исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре  2 нче мәктәпнең 6 б сыйныф укучылары өчен «Ленинградның яңа тормышы хакына " Ленинград блокадасын алуга багышланган әдәби – музыкаль композиция үткәрделәр. Әдәби-музыкаль композиция балаларны шагыйрь М. Дудин, А. Ахматова, Ю. Воронов, Ю. Друнина, О. Бергольц белән таныштырды. Алар әлеге куркыныч 900 көн һәм төннәрен шәһәр блокадасын саклап кала алган кешеләрнең батырлыгына дан җырлады. Балалар О. Бергольцның Ленинград поэмасыннан «Икмәк» һәм «Күршеләр белән сөйләшү»шигырьләрен бик теләп укыдылар. Чара темасы буенча презентация белән үрелеп барды. Балалар Ленинград халкының батырлыгына багышланган  һәйкәлләре, аның сарайлары, урамнары, белән таныштылар. Музыкаль бизәлеш Д. Шостаковичның Ленинград симфониясе , В. Высоцкий, М. Бернесның җырлары тыңланылды.