Китапханәнең белешмә фонды: сүзлекләр, энциклопедияләр, белешмәлекләр. Алар белән эшли белү
17 гыйнвар көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсендә 6 нчы мәктәпнең 6а сыйныф укучылары өчен «Китапханәнең белешмә фонды: сүзлекләр, энциклопедияләр, белешмәлекләр. Алар белән эшли белү» тренинг дәресе үткәрелде. Дәрес презентация кулланып, әңгәмә формасында үтте. Балалар белешмә әдәбияты, аның күптөрлелеге, шул исәптән сүзлекләр һәм энциклопедиялар структурасы, материалның урнашуы, тиз арада мәгълүмат эзләү өчен алфавит һәм предметлы күрсәткечләр белән таныштылар. «Мәкальне дәвам ит », «Төшеп калган сүзне ата» уеннарында катнаштылар. Дәрес барышында балалар «Китап дөньясында» викторинасы сорауларына актив җавап бирделәр. Дәрес ахырында алган белемнәрне ныгыту өчен «Табып кара» уены үткәрелде. Биремнәрне үтәү өчен балалар сүзлекләр һәм энциклопедияләр кулландылар .