«Яңа елны бөтен җир киңлекләре кешеләре ничек каршы алалар»
27 һәм 28 декабрь көннәрендә Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсендә кышкы мәктәп яны лагере балалары өчен Кыш Бабай һәм Кар кызы презентация ярдәмендә «Яңа елны бөтен җир киңлекләре кешеләре ничек каршы алалар» дигән мультимедияле сәгать үткәрделәр. Балалар «капка янында Яңа ел», «Башка илләрдә Яңа ел» викторинасы сорауларына җавап бирделәр, «Ә сез ышанасызмы...?», «Әйе яки юк», «Өч» уеннарын уйнадылар, «Чаңгычылар» , «Карны җый», «Яңа ел атлары» эстафеталарында актив катнаштылар. Чара ахырында балаларны Яңа ел белән әкият геройлары котладылар. Балалар вакытны күңелле һәм кызыклы итеп үткәрделәр, уңай эмоцияләр алдылар.