"Солженицын - Россия исеме"
2018 елның 11 декабрендә Александр Солженицынның тууына 100 ел тула. А. Солженицынны бүген бөтен дөньяда беләләр. Нобель премиясе лауреаты, «Архипелаг ГУЛАГ» китабы авторы, күренекле социаль фикер иясе – XX гасыр тарихында төп фигураларның берсе. 10 декабрьдән 16 декабрьгә кадәр шәһәрнең Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсендә А. И. Солженицынга багышланган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмәдә язучының «Архипелаг ГУЛАГ», «В круге первом», «Один день Ивана Денисовича», «Матренин двор», «Раковый корпус», «Крохотки» әсәрләре тәкъдим ителде. Моннан тыш, күргәзмәдә яшь китап укучылар аның цитаталары белән таныша алдылар.