Кунакта
Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре 13 декабрь көнне 3 нче балалар бакчасында «Тамчы» түгәрәгенә йөрүче балалар белән «Кунакта» дигән чара үткәрделәр. Балалар чара башында үткән материалны искә төшерделәр. Чара барышында балалар кунакта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белделәр һәм яңа сүзләр өйрәнделәр. Балалар кунакта үз-үзеңне тотуның төрле ситуацияләрен күрсәттеләр. Балаларга төрле ситуацияләрне уйнарга бик ошый.