Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Мәҗит Гафури әсәрләрен укыйбыз»

5 октябрьдән 25 кадәр барлык төбәкләрдә 3 Төбәкара Гафури укулары уздырыла. 15 октябрь көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 2 нче мәктәпнең 5Е сыйныф укучылары өчен «Мәҗит Гафури әсәрләрен укыйбыз» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. Балалар Башкортстанның халык шагыйре М. Гафуриның тормыш  һәм иҗаты белән таныштылар, язучының музее буйлап мавыктыргыч виртуаль сәяхәттә булдылар. Укучылар электрон презентация ярдәмендә музей экспонатлары белән таныша алдылар һәм бу укучыларга язучы яшәгән вакытларны күзалларга ярдәм итте. Гафури укулары вакытында укучылар шагыйрьнең татар, рус телләрендә «Кошлар», «Кыр чәчәкләре», «Эш», «Эш һәм белем», «Ялкау малай», «Кошлар киткәндә», «Көз көне» шигырьләрен укыдылар. Бигрәк тә балаларга язучының «Кыргый каз»хикәясе ошады. Әлеге чара барысының да күңеленә хуш килде.