"Сөенсеннәр әле сабыйлар"
4 октябрь көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре шәһәребезнең 8 нче урта мәктәбендә 4 А сыйныфы укучылары өчен балалар шагыйре Роберт Миңнуллинның 70 яшьлек юбилеена багышланган "Сөенсеннәр әле сабыйлар» дип исемләнгән әдәби круиз үткәрделәр. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Балалар язучының туган як, балачак, дуслар, туганнар турындагы шигырьләре белән таныштылар. Балаларга авторның иң популяр балалар әсәрләре тәкъдим ителде, алар язучының берсеннән-берсе кызык, эчтәлекле "Энекәш кирәк миңа", "Мин мактанчык түгел!", "Әниемә булышам", "Ничек герой булырга", "Кунакка килегез!» кебек шигырьләрен бик теләп укыдылар. Укучылар Р. Миңнуллинның иҗаты турында бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар.