Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Курчак театры "Төлке бүрене хөкем итте"

19 сентябрь көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе “Китап геройлары эзеннән” курчак театрында катнашучылар шәһәребезнең 22 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен  «Төлке бүрене хөкем итте” дип исемләнгән курчак спектакле күрсәттеләр. Сюжет нигезендә - белорус халык әкияте. Бүре, аучыдан качып, бер ир-аттан үзен яшерүен  сорый һәм аңа бүләккә йонлы яка вәгъдә итә. Ир-ат бүрене капчыкка яшерә, әгәр тыңламаса, усал бүре үзенең коткаручысын ашыйм дип куркыта. Ир-ат тамашачыга "Дөреслек бар микән дөньяда?"- дигән сорау белән мөрәҗәгать итә. Кечкенә тамашачылар әкият  геройларын дулкынланып күзәттеләр. Курчак спектаклен карагач, балалар әкият турында тәэсирләре белән уртаклаштылар, китапханәче нәни тамашачылар белән намуслылык һәм тәртип турында әңгәмә үткәрде. Курчак спектакле барысына да ошады, балалар бик канәгать калдылар.