Әкияттә кунакта
14 сентябрь көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 4нче, 7нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен танылган татар язучысы Абдулла Алишның тууына 110 ел тулу уңаеннан А. Алиш әкиятләре буенча «Әкияттә кунакта»дип исемләнгән әдәби дилижанс үткәрделәр. Туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәре балаларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Ә. Алиш шигырьләр, очерклар, хикәяләр, пьесалар язган, ләкин ул балаларга әкиятләре аша таныш. Балалар «Куян кызы», «Ике әтәч» әкиятләрен тыңладылар, сорауларга җавап бирделәр, язучының әкиятләре буенча пазлалар җыйдылар. Шулай ук балалар өчен авторның иҗаты буенча «А.Алиш иҗаты»дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.