“Үз Ватанының чын патриоты һәм гражданины”
11 сентябрь көнне Ю.Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 2 мәктәп 8 Б сыйныф укучылары өчен Бөек рус язучы А.И.Солженицын тууга 100 ел тулуга багышлап “Үз Ватанының чын патриоты һәм гражданины” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Чара барышында укучылар язучының тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар. Шулай ук язучы иҗатына багышланган “А.И. Солженицынның тормышы һәм язмышы” китаплар күргәзмәсе үтте. «Матрёнин двор» , «Крохотки» хикәяләреннән өзекләр уку да укучыларда зур кызыксыну уятты.