Китап безнең учларда
Китап укуны алга үткәрү программасы кысасында, мәктәпкәчә балаларны һәм аларның ата –аналарын заманча балалар әдәбиятен укуга мавыктыру максаты белән 2018 елның 30 августы көнне «Китап безнең учларда» халык ара акциясе старт алды. Акциянең оештыручысы Самара шәһәренең «Узәкләштерелгән балалар китапханәсе системасы». Ю. Гагарин исемендәге узәк шәһәр китапханәсе акциягә кушылды. 3нче «Кояшкай» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре, балалар өчен язучы: Андрей Усачев «Лучшие стихи», Сергей Козлов «Львенок и черепаха», Григорий Остер «Котенок по имени Гав», «Вредные советы» иҗатлары белән таныштылар.