Синең әйләнәңдә агачлар һәм чәчәкләр
10 август көнне “Җәйге урам укулары” программасы кысаларында, шәһәрнең Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре тарафыннан “Синең әйләнәңдә агачлар һәм чәчәкләр” темасына эрудитлар конкурсы үткәрелде. Балалар “Үсемлекне таны”, “Дүртенчесе артык”, “Агачлар һәм чәчәкләр белгечләре” конкурсларында катнаштылар, “Экологик светофор” уенын уйнадылар.Моңардан тыш агачлар, чәчәкләр турында шигырьләр укыдылар. Чара барышында балалар һаваның чисталыгы “яшел дусларыбыз” булганда гына булырга мөмкин дигән нәтиҗәгә килделәр һәм табигатьне сакларга вәгъдә бирделәр.