«Фрэнк Баумның зөбәрҗәт әкиятләре»
5 февраль көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре 2 нче урта мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучылары өчен «Фрэнк Баумның зөбәрҗәт әкиятләре» дип исемләнгән әдәби чара үткәрделәр. Әкият геройлары белән бергә балалар Оз иленә мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Ф.Баумның биографиясе, аның тормышыннан кызыклы фактлар, аның атаклы әкияте ничек барлыкка килүе белән таныштылар. Балалар «Волшебник страны Оз» мюзиклыннан өзек карадылар. Балалар бик теләп «ОЗ иле» дип исемләнгән кроссворд чиштеләр, «Волшебная страна и ее жители» викторинасы сорауларына җавап бирделәр. Моннан тыш, алар «Болтуны» конкурсында актив катнаштылар, анда тылсымлы сүзләр әйтергә кирәк иде. Чара презентация белән үрелеп барды.