Татар китап нәшриятының 100 еллыгы
Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсендә Татар китап нәшриятының 100 еллыгына багышланган «Китаплар туа торган йорт» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә ике бүлектән тора: «Безнең китапханәдә Татар китап нәшриятының иң борынгы китаплары» һәм «Татар китап нәшриятының хәзерге заман әдәбияты». Күргәзмәдә татар авторларының кече һәм урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен рус һәм татар телләрендәге китаплары урын алды. Монда безнең китапханәдә булган иң иртә еллардагы китапларны күрергә мөмкин: 1957 ел - «Татар шигърияте антологиясе»; 1958 ел – Әнвәр Давыдовның «Тылсымлы ашлык»; 1959 ел - Зәки Нуринең «Таныш булыйк», 1960 ел - Шәйхи Маннурның «Күгәрченнәр гөрләшә» һәм башка китаплар.
Шулай ук безнең китапханәдә «Безнең китапханәдә Татар китап нәшриятында чыккан иң борынгы китабы» акциясе узды. Әлеге акция кысаларында без китап укучыларны китап нәшриятының тарихы белән таныштырдык, китапханә фондындагы иң иске китапларны күрсәттек һәм алар турында сөйләдек. Күргәзмә укучыларда зур кызыксыну уятты.