«Минем сәламәтлегем - милләт сәламәтлеге»
15 май көнне Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре шәһәребезнең 10 нчы урта мәктәбендә «Минем сәламәтлегем - милләт сәламәтлеге» дигән интеллектуаль уен үткәрделәр. Чараның максаты: сәламәтлекне саклау һәм ныгыту, сәламәт яшәү рәвешенә тотрыклы мотивация формалаштыру.
Чарада катнашучылар - 10 сыйныф укучылары сәламәтлек торышына йогынты ясаучы факторларны билгеләделәр, сәламәт яшәү рәвеше һәм сәламәтлек турында үз белемнәрен актуальләштерделәр.
Шулай ук бу көнне китапханә хезмәткәрләре 7 сыйныф укучылары өчен «Табигатьнең глобаль үзгәрешләре» темасына әңгәмә үткәрделәр. Балалар безнең төбәк һәм тулаем Россия табигатенә тәэсир итүче төп проблемалар белән таныштылар.