«Хатын-кызда аерым табышмак бар»
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан 2019 елның 7 мартында Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәгендә «Хатын-кызда аерым табышмак бар» дип исемләнгән әдәби бәйрәм үткәрелделәр.
Бәйрәм кунаклары төрле уеннарда, бию бәйгеләрендә, «8 Март» дигән театральләштерелгән әкияттә катнаштылар, хатын-кызларга багышланган шигырьләр һәм җырлар тыңладылар.