#Еникины укыйбыз
Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре татар язучысы Әмирхан Еникиның тууына 110 ел тулуга багышланган #Еникины укыйбыз дигән Төбәкара акциясенә кушылды.
Акция кысаларында 11нче гимназия укучылары белән «Әмирхан Еники – проза остасы» әдәби кунакханәсе үткәрелде. Чарада катнашучылар күренекле татар язучысы, публицист, Татарстан Республикасының халык язучысы тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Әмирхан Еникиның «Мәк чәчәге», «Кем җырлады?» әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Балалар игътибарына шулай ук электрон презентация һәм «Шигъри проза остасы» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Үзәк китапханәнең милли бүлегендә дә шул ук исемдәге күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә язучының тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләүче китаплар һәм журнал басмалары урын алды.