Рәфкать Шаһиев белән очрашу
14 февраль көнне Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Рафаил Төхфәтуллин һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге рәисе Рәфкать Шаһиев белән очрашу узды.
Очрашуда «Лениногорск шәһәре» муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, «Чишмә» әдәби берләшмәсе җитәкчесе, шагыйрь Таһир Шәмсуаров, язучы Наил Шәрифуллин, шагыйрә Мәхәршә Вәлиуллова, шәһәрнең иҗат интеллигенциясе, 11нче гимназия укучылары һәм укытучылары катнашты.
Бәйрәм кунаклары язучы белән якыннан танышып, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алу мөмкинлеге алдылар.