«Киләчәк турында уйла»
6 февраль көнне Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре шәһәребезнең 10 нчы урта мәктәбендә «Киләчәк турында уйла» дигән сәламәтлек сәгате үткәрделәр. Чараның кунаклары-шәһәребезнең әйдәп баручы спортчылары: «Лениногорскнефть» идарәсе профком рәисе Марат Кашапов һәм «Лениногорскнефть» идарәсе инженеры Владимир Кузнецов. Алар балаларга спортта ирешкән уңышлары турында сөйләделәр, сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләре белән уртаклаштылар.