“Буйсынмас Ленинград”
30 гыйнвар көнне Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә “Буйсынмас Ленинград” исемле тарих сәгате үткәрелде.
Ленинградны фашистлар чолганышыннан азат итүнең җитмеш биш еллыгына багышланган әлеге чара “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк, Лениногорск районы сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы рәисе Марс Исхаков, шәһәрнең иҗтимагый оешмалары вәкилләре, нефть техникумы студентлары һәм укытучылары катнашында узды.
Бөек Ватан сугышы ветераннары, “Ленинградны саклаган өчен” медале белән бүләкләнгән Хөҗҗәт Сарим улы Саримов һәм Хәмәт Әхмәди улы Хөсәенов, Ленинград чолганышын кичергән Вуколова Вера Борисовна очрашуның мөхтәрәм кунаклары буларак чакырылганнар иде.