Китапханәдә Яңа ел
Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре шәһәребездә Яңа ел алды бәйрәмнәрен үткәрүдә актив катнашты. Кышкы каникулларның беренче көненнән үк мәктәп яны лагере балалары белән төрле чаралар үткәрелде. Балалар Кыш Бабай, Кар кызы, робот Робертино һәм төрле әкият геройлары белән очраштылар.
КЦСОН «Исток-Башлангыч»та «Дежавю» әдәби-шигъри клубында катнашучылар утырышы һәм «Яңа ел могҗизасы» тамашасы үткәрелделәр.