“Әдәби десант” акциясе
30 ноябрь көнне Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре “Әдәби десант” акциясен үткәрделәр. «Десант» та шагыйрьләр Марат Мавлин, Николай Казаков, язучы Юрий Бормотов, шагыйрь һәм рәссам Николай Карасев катнаштылар. Алар шәһәребезнең 2 нче һәм 5 нче мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары белән очраштылар. Укучыларны үзләренең иҗатлары белән таныштырдылар, актив диалог алып бардылар.