Центральная библиотека
  • Сайт: http://www.lenskcbs.ru/
  • Телефон: +7(85595)23174
  • E-mail: lenskcbs@mail.ru
  • Адрес: 423258, ул. Шашина, 41, г. Лениногорск. Режим работы: С понедельника по пятницу - 8.00 - 19.00, в воскресенье - 10.00 - 17.00, выходной день - суббота, санитарный день - последний вторник месяца.

“Татарча диктант”

14 ноябрьдә, Лениногорск шәһәренең Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә “Татарча диктант” акциясе узды. Быел ул унынчы мәртәбә үткәрелә.
Акциянең төп максаты – татар телен популярлаштыру, аңа карата кызыксыну уяту, шул ук вакытта белемне дә тикшерү.
Акциядә катнашучылар өчен XIX гасырның күренекле татар галиме, мәгърифәтче, әдәбиятчы, этнограф һәм тел белгече Каюм Насыйриның «Кабуснамә» хикәятләр тәрҗемәсеннән өзек тәкъдим ителде.
Әлеге мөһим чарада китапханәчеләр, актив китап укучылар, әдәбият сөючеләр катнашты һәм белемнәрен тикшерде.