«Алтын көзләр туган ягымда»
Пәнҗешәмбе көнне Лениногорск шәһәренең Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә «Алтын көзләр туган ягымда» дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды. Әлеге чара Ш. Бикчурин исемендәге «Чишмә» иҗат берләшмәсе шагыйрь-шагыйрәләре, музыкант-җырчылары иҗатына багышланды. Кичәгә берләшмә әгъзалары, киатапханәчеләр, укытучылар, әдәбият сөючеләр җыелды.
⠀
Төп тема — елның иң матур, иҗатка рухландыра торган фасылларының берсе — алтын көз. Күңелгә үтеп керә торган шигырьләр, җырлар, үтемле чыгышлар күңелләрне күтәрде. Аерым алганда Ш. Бикчурин исемендәге «Чишмә» иҗат берләшмәсе җитәкчесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Ш.Бикчурин, С.Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, шагыйрь Таһир Шәмсуров, шагыйрә, җырчы, композитор, Ш.Бикчурин исемендәге премия лауреаты Гөләндәм Кәбирова, музыкант, композитор Фәйзи Хөснуллин, шагыйрәләр Илсөяр Салахова, Фәридә Әхмәтшина, Гүзәл Талипова, Гөлназ Хәкимова, Гөлназ Файзуллова, Ш.Бикчурин исемендәге премия лауреаты, шагыйрә Әлфия Сөләйманова чараның бизәген тәшкил иттеләр.
⠀
11 гиназиядә белем алучы яшь каләм ияләреннән торган «Чишмәкәй» иҗат түгәрәгенә йөрүче укучылар үзләренең иҗат җимешләре белән тамашачыны сөендерделәр. Әлеге кичә киләчәктә дә гүзәллеккә, шигърияткә табынучылар, яңа шагыйрь-шагыйрәләр туачагына ышаныч уятты, әдәбият-сәнгать сөючеләргә көзнең гүзәллеген тоярга ярдәм итте.