Центральная библиотека
  • Сайт: http://www.lenskcbs.ru/
  • Телефон: +7(85595)23174
  • E-mail: lenskcbs@mail.ru
  • Адрес: 423258, ул. Шашина, 41, г. Лениногорск. Режим работы: С понедельника по пятницу - 8.00 - 19.00, в воскресенье - 10.00 - 17.00, выходной день - суббота, санитарный день - последний вторник месяца.

"Яз керде күңелләргә"

3 апрельдә Лениногорск шәһәренең Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә "Яз керде күңелләргә" дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды. Әлеге чара шәһәребезнең Ш.Бикчурин исемендәге "Чишмә" иҗат берләшмәсе белән берлектә үткәрелде. Күңелгә үтеп керә торган шигырьләр, яз рухы белән сугарылган җырлар, шигырьләр, үтемле чыгышлар күңелләрне күтәрде. Аерым алганда Ш.Бикчурин исемендәге "Чишмә" иҗат берләшмәсе җитәкчесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Ш.Бикчурин, С.Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, шагыйрь Таһир Шәмсуров, шагыйрә, җырчы, композитор, Ш.Бикчурин исемендәге премия лауреаты Гөләндәм Кәбирова, шагыйрәләр Илсөяр Салахова, Фәридә Әхмәтшина, Зөлфия Мөхәммәтҗанова, Гүзәл Талипова, композитор, җырчы, музыкант, шагыйрь Мансур Хәсәнов, Ш.Бикчурин исемендәге премия лауреаты, шагыйрә Әлфия Сөләйманова чараның бизәген тәшкил иттеләр. “Чишмә” иҗат берләшмәсенең дәвамчылары булган Лениногорск шәһәренең 11 гиназиясендә белем алучы яшь каләм ияләреннән торган “Чишмәкәй” иҗат түгәрәгенә йөрүче укучылар үзләренең иҗат җимешләре белән тамашачыны сөендерделәр.
Әдәби-музыкаль кичәне Ш. Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе җитәкчесе, шагыйрь Таһир Шәмсуаров һәм Г. Тукай исмендәге Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлеге мөдире, Бөтендөнья татар конгрессының Лениногорск җирле оешмасы җитәкчесе Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова оештырды һәм алып барды.
Әлеге мәртәбәле чара Лениногорск төбәгендә бүгенгедәй киләчәктә дә гүзәллеккә, шигърияткә табынучылар, яңа шагыйрь-шагыйрәләр барлыгына өмет уятты. Кыскасы, әлеге әдәби-музыкаль кичә әдәбият-сәнгать сөючеләрне язның гүзәллеген тоярга ярдәм итте.