Центральная библиотека
  • Сайт: http://www.lenskcbs.ru/
  • Телефон: +7(85595)23174
  • E-mail: lenskcbs@mail.ru
  • Адрес: 423258, ул. Шашина, 41, г. Лениногорск. Режим работы: С понедельника по пятницу - 8.00 - 19.00, в воскресенье - 10.00 - 17.00, выходной день - суббота, санитарный день - последний вторник месяца.

«Кара алтынлы төбәгем»

Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре шәһәребезнең 10 мәктәбендә нефть тарихына багышланган «Кара алтынлы төбәгем» дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрделәр.
Чара башында укучылар шәһәребезнең тарихы, нефть сәнәгате белән тыгыз бәйләнештә булуына төшенделәр. Алар нефтьчеләрнең, геологларның, гади эшчеләрнең хезмәт батырлыгы, нинди шартларда эшләүләре турында белделәр, виртуаль рәвештә Шөгер нефть музеенда булдылар. Туган як тарихын искә төшергәч, укучылар ике командага бүленеп төрле бәйге-ярышларда көч сынаштылар, нефть, шәһәребез тарихын чагылдырган викторина сорауларына җавап бирделәр. Ә “Кара алтын” туган җирдә” китап күргәзмәсе исә нефтьчеләрнең хезмәт батырлыгын ачарга ярдәм итте.