Сагындыра туган җир...
27 августта Лениногорск шәһәренең Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә Удмуртия республикасының Воткинск шәһәрендә яшәп иҗат итүче якташыбыз, танылган шагыйрә, чәчмә әсәрләр остасы, Татарстанның һәм Удмуртиянең язучылар, РФ журналистлар берлекләре әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, С. Сөләйманова, Риза Шәфи исемендәге премияләр лауреаты Гөлфия Исхакова белән иҗади очрашу узды.
Бүгенге көндә Г. Исхакова ун китап авторы, халкыбыз күңеленә шигъри, әдәби публицистик әсәрләре белән яхшы таныш. Кичә барышында әдәбият сөючеләр авторның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, авторның яңа шигырьләре, чәчмә әсәрләреннән өзекләр яңгырады. Чыннан да Гөлфия Исхакова бүгенге көндә халкыбызның милли горурлыгы дисәк тә ялгышмабыз. Аның киң кырлы, тирән иҗаты әнә шуны раслый.
Г. Исхакова сүзләренә талантлы композиторлар җырлар иҗат итәләр. Танылган җырчы, композитор Зиннур Сафиуллин, шагыйрә, җырчы, композитор, музыкант Людмила Аланлы иҗат иткән җырлар да очрашуны бизәде. 11 гимназия укучысы Азалия Хәбибрахманова да чыгышы белән тамашачы күңеленә хуш килде. Күпсанлы сораулар да Г. Исхакованың иҗатының саллы икәнен раслады. Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханә коллективы исеменнән Гөлфия Заһит кызына иҗатында яңа уңышлар, халык күңелен яулардай әсәрләр иҗат итүен телибез.