«Рәсемнәрдә туган як»
19 майда Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлегендә төбәгебезнең танылган рәссамы Альберт Усманов белән очрашу узды. Рәссам буларак аны белмәгән кеше сирәктер. Чөнки ул кулына кылкаләм алып туган ягының бар матурлыгын киндергә төшерә һәм җир йөзенә рәсем-картина дип аталган гүзәллек тудыра.
Альберт Салих улы туган якның гүзәллеген, матурлыгын, рухи байлыгын пейзажларында чагылдыра. Аның иҗатында төп урынны тарихи картиналар алып тора. Чөнки аның туган авылы Мөэмин-Каратай тарихы турыдан-туры Пугачёв восстаниясе белән бәйле. Альберт Салих улы иҗатының төп үзенчәлеге шунда ки, ул үз рәсемнәрендә туган авылы Мөэмин-Каратайның тарихи урыннарын, авыл тормышын чагылдыра. Алар аша без туган ягыбызның тирән тарихы белән танышабыз. Бүгенге көндә рәссам Зеленая Роща авылында яшәсә дә аның күңеле туган авылы белән бәйле.
Ходай тарафыннан бирелгән талант күпкырлы була. Альберт Усмановның нәсел шәҗәрәсе турыдан-туры рәсем сәнгате, музыка белән бәйле. Рәссам булудан тыш ул менә дигән гармунчы, шәҗәрә, шамаилләр остасы да.
Очрашу барышында 11 гиназиянең 5 сыйныф укучылары Альберт Усмановның тормыш юлы һәм иҗаты, картиналары белән таныштылар. Рәссам исә укучыларның сорауларына эчтәлекле, истә калырлык җаваплар бирде.
Кылкаләм остасының рәсемнәренә карап сокланып туймаслык! Ул - туган ягыбызның горурлыгы! Безнең фикеребезчә, Альберт Усманов, күптән инде Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы булырга лаек. Киләчәктә аңа зур заллар тутырып, кургәзмәләрен оештырырга насыйп булсын! Бугенге очрашуга килгәне, онытылмаслык мизгелләр буләк иткәне өчен Альберт Салих улына Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре исеменнән олы рәхмәтебезне белдерәбез! Иҗат чишмәсе саекмасын, халкыбызның куңел түренә үтеп керерлек картиналар иҗат итүен телибез!