Центральная библиотека
  • Сайт: http://www.lenskcbs.ru/
  • Телефон: +7(85595)23174
  • E-mail: lenskcbs@mail.ru
  • Адрес: 423258, ул. Шашина, 41, г. Лениногорск. Режим работы: С понедельника по пятницу - 8.00 - 19.00, в воскресенье - 10.00 - 17.00, выходной день - суббота, санитарный день - последний вторник месяца.

«Якташлар туры эфирда»

28 октябрь көнне Куакбаш авылы китапханәсендә «Якташлар туры эфирда»  циклы кысаларында, Ш. Бикчурин исемендәге «Чишмә»   иҗат берләшмәсе әгъзасы, шагыйрә Халидә Бегҗанова белән туры эфир узды. Очрашу барышында шагыйрә иҗаты, тормышы хакында сөйләде, үзенең яңа шигырьләре белән таныштырды. 
Халидә Бегҗанова тормышны ярата, матурлыкны күңел күзе белән күрә белә. Аның шигырьләрендә күңел сафлыгы, туган якка мәхәббәт, кешеләрне, дөньяны ярату чагыла. Элемтә барышында шагыйрә туры эфирга  килеп ирешкән күпсанлы сорауларга җавап бирде, иҗади күңел байлыгы белән таныштырды. Халидә Бегҗановага очрашуда бик теләп катнашканы, тирән мәгънәле шигырьләре өчен барлык китапханәчеләр исеменнән тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә иҗатында зур уңышлар, каләменең карасы кипмәвен телибез! Яңадан - яңа шигырьләре белән әдәбият сөючеләрне шатландыруын теләп калабыз!