Татарча диктант - 2021
10 сентябрьдә Татарстан һәм Башкортостан Республикаларында “Татарча диктант” татар теленнән дөньякүләм белем тикшерү акциясе уза.
Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә диктант үткәрү өчен мәйданчык оештырылды. Китапханәчеләр һәм иң актив укучылар үзләренең татар әдәби теленең орфографик һәм пунктуацион нормаларын белү дәрәҗәсен билгеләделәр.