Центральная библиотека
  • Сайт: http://www.lenskcbs.ru/
  • Телефон: +7(85595)23174
  • E-mail: lenskcbs@mail.ru
  • Адрес: 423258, ул. Шашина, 41, г. Лениногорск. Режим работы: С понедельника по пятницу - 8.00 - 19.00, в воскресенье - 10.00 - 17.00, выходной день - суббота, санитарный день - последний вторник месяца.

«И мөкатдәс, моңлы сазым»

Салкын кыштан соң, җанны эретә торган ямьле яз җиткәч, без күтәренке рух белән чорлар шагыйре Габдулла Тукаебызның 135 еллыгын билгеләп үтәбез. Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да, ул үзеннән соң гаять зур, бәяләп бетермәслек рухи байлык калдырган шәхес.
Шул уңайдан Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре 3, 5, 25 балалар бакчаларында һәм шәһәребезнең 11 гимназиясендә «И мөкатдәс, моңлы сазым» дип аталган чара үткәрделәр.
Балалар Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышып кына калмыйча, үзләре дә чарада актив катнаштылар. Алар Г.Тукайның әкият геройлары Шүрәле, Сарык белән якыннан таныштылар, бергәләп “Яулык салыш”, “Көн белән төн“ уеннарын уйнадылар. “Тукай әкиятләре”- дип исемләнгән викторина балаларның шагыйрь иҗатын никадәр яхшы белүләрен күрсәтте. Балалар “Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай” -дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар, шагыйрьнең берсеннән - берсе матур шигырьләрен сөйләделәр.
11 гимназиядә үткәрелгән чараның күркәм мизгеле булып Г. Тукайның әкиятенә нигезләнеп, якташ язучыбыз Гәрәй Рәхим иҗат иткән “Кәҗә белән сарык” әкиятен сәхнәләштерү торды. Китапханәчеләр тарафыннан уйналган образлар аша укучылар Тукайның үлемсез әкиятлерен тагын бер кат искә төшерделәр.
Чара татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Г.Тукай татар халкының тиңсез горурлыгы, куанычы, юанычы һәм бүгенгедәй иртәгә дә тарихта рухи-мәдәни юлдашыбыз булып калачак.