Зөлфия Мөхәммәтҗанова белән туры эфир
24 март көнне Лениногорск шәһәренең Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә Ш.Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе әгъзасы, яшь шагыйрә Зөлфия Мөхәммәтҗанова белән туры эфир узды.
Зөлфиянең шигырьләре шигырь яратучылар күңеленә үтеп керә, беркемне дә битараф калдырмый. Бүгенге заман укытучысының төрле вазифалары күп булса да, Зөлфия Мөхәммәтҗанова шигырь язарга да, үзенчәлекле кул эшләнмәләре ясарга да вакыт таба.
Эфир барышында ул үзенең яңа шигырьләре белән таныштырды, туры эфирда катнашучылар белән аралашты, бирелгән сорауларга тулы, мәгънәле җаваплар бирә белде. Кыскасы, Зөлфия Мөхәммәтҗанова шигърият үрләрен яулый.