"Хатын-кызга чәчәк бирегез" әдәби-музыкаль кичә
5 мартта Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә “Әдәби бакча” клубы кысаларында, хатын-кызларның көтеп алынган бәйрәме – 8 мартка багышланган “Хатын-кызга чәчәк бирегез” дип исемләнгән әдәби кичә узды. Әлеге чара шулай ук Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына да багышланды. Әдәби-музыкаль кичәдә китап сөючеләрдән тыш, шәһәребезнең милли йөзен күрсәтүче, мәдәният сараенда эшләп килүче “Сүнмәс ялкын” ансамбле дә катнашты. Кичә барышында без татар халкының әдәби-мәдәни мирасын барладык-милли җырлар, уеннар, биюләрне хозурланып карадык.
Бәйрәм кунаклары яңа китаплар, газеталар һәм журналлар белән таныштылар, кызыклы әдәби викторинада катнаштылар. Кичә барышында татар халкының әдәби-мәдәни мирасы - милли җырлар, уеннар, биюләре тәкъдим ителде. Әлфия Ситдыйкованың «Дөнья тәгәрмәче» повестеннән укылган өзек укучыларда зур кызыксыну уятты.