Центральная библиотека
  • Сайт: http://www.lenskcbs.ru/
  • Телефон: +7(85595)23174
  • E-mail: lenskcbs@mail.ru
  • Адрес: 423258, ул. Шашина, 41, г. Лениногорск. Режим работы: С понедельника по пятницу - 8.00 - 19.00, в воскресенье - 10.00 - 17.00, выходной день - суббота, санитарный день - последний вторник месяца.

«Батыр даны мәңгелек»

15 февраль көнне Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлеге хезмәткәрләре, шәһәребезнең 3 номерлы «Кояшкай» балалар бакчасында татарның бөек шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган «Батыр даны мәңгелек» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр.

Чара барышында балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Татар һәм рус телләрендәге «Карак песи»,  «Сәгать» шигырьләрен аеруча җылы кабул иттеләр. «Батыр куян» шигыренә нигезләнеп «Куян, куян, кайда син?» дип исемләнгән уен уйнадылар». Балалар үзләре «Бәхет»,«Күке», «Беренче яңгыр», шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Әлеге кичә балаларда зур кызыксыну уятты.