Центральная библиотека
  • Сайт: http://www.lenskcbs.ru/
  • Телефон: +7(85595)23174
  • E-mail: lenskcbs@mail.ru
  • Адрес: 423258, ул. Шашина, 41, г. Лениногорск. Режим работы: С понедельника по пятницу - 8.00 - 19.00, в воскресенье - 10.00 - 17.00, выходной день - суббота, санитарный день - последний вторник месяца.

«Туган телем-иркә гөлем»

21 гыйнвар көнне Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре  «Долголетие» социаль хезмәт күрсәтү  үзәгендә,  туган тел һәм халыклар бердәмлегенә багышланган,  «Туган телем- иркә гөлем»  дип аталган  кичә үткәрде. Телебезне, гореф- гадәтләребезне саклау максатыннан оештырылган кичәбез төрледән -төрле кызыклы уеннар, эчтәлекле шигырьләр, матур җырлар белән үрелеп барды. Рус, татар халык мәкальләрен дә искә төшереп үттеләр,  такмак җырлар ял итүчеләр күңеленә аеруча  якын иде. Татарстан республикасында яшәүче халыкларның милли ризыклары турында кызыклы мәгълүмат та  урынлы булды. Кичәбезне рус халык биюе тагын да бизәде.